Ижауда мөселман балалары өчен мәктәп филиалы ачылды
Өченче ел рәттән ислам дине кануннарын үтәп яшәүче ата-аналар ул-кызларын мәчет янында төзелгән филиалга укырга китерә. Ике ел балалар мәктәпкә яраклаштырылган бүлмәләрдә укыса, хәзер алар матур, якты сыйныф бүлмәләрендә белем алачак. Мәчет янында төзелгән бина Ижау шәһәренең 97 санлы мәктәбенең филиалы булды.
Өч ел элек мөфтият шәһәрнең 38 санлы мәктәбе белән сөйләшеп, беренче сыйныфка мөселман балаларын җыйды. Үткән елда тагын бер сыйныфка балалар тупланды. Мөфтият Ижау шәһәренең иң уңышлы эшләп килүче 97 санлы мәктәбе белән килешү нигезендә эшләде. Быел мәчет каршында төзелгән ике катлы бинаны мөфтият килешү нигезендә Ижау шәһәренең 97 санлы гомуми белем бирү мәктәбенә арендага бирде. Ул 97 мәктәпнең өченче укыту корпусы булып исәпләнә.
“Балалар биредә гомуми белем бирү мәктәпләрендә кабул ителгән укыту стандартларына нигезләнгән програм буенча укыячаклар. Мәктәптә барлык фәннәр дә рус телендә алып барылачак”, дип ассызыклап үтте 97 санлы мәктәп мөдире Әхтәм Чугалаев.
“Иң мөһиме – балалар мәчет ашханәсендә хәләл ризык белән тукланачак”, дип басым ясады Удмуртия мөселманнары мөфтиенең укыту буенча ярдәмчесе Рөстәм Шаһиев. Барлык мәктәпләрдәге кебек ата-аналар балаларны тукландыру өчен финанс чыгымнарны үз җилкәләренә алачак.
Боларны барысын да исәпкә алып, ата-аналар ул-кызларын шушы сыйныфларга укырга китергән. Беренче сыйныф укучысы Шамилнең әбисе Гәмбәрия апа Саттарова оныгы биредә ныклы белем дә алачак, иманлы, тәртипле булып үсәчәк дип ышана.
Күп кенә мәктәпләрдә каралганча, биредә дә балалар бертөрле киемнәрдән булырга тиеш. Камилә Корбановага әлеге киемнәр бик ошый.
Балаларга барлык мөмкинлекләр тудыру өчен әле башкарасы эшләр бар. “Стадион яисә спортзал, мәдәни чаралар уздыру өчен зал кирәк булачак”, дип билгеләп үтте мөфти Фәиз хәзрәт.
Әлегә балалар мәчет ишек алдына Белем бәйрәме уңаеннан куелган төрле шәһәрчекләрдә тәнәфес вакытында, дәрестән соң саф һавада уйнап, күңел ача.