Ни очен ураза тотабыз?
Революциягә хәтле чыккан “Әд-дин үә әдәб” дигән татар журналда шундый язма бастырылган иде.
“Бәндәнең вазыйфасы – үзенең бәндәлеген тану. Ялгыз тел белән икрар кылу гына түгел, ә воҗданы һәм гамәлләре белән үзен Аллаһның колы итеп күрү, кол дәрәҗәсендә тотудыр. Бәндәне Аллаһның ризасына ирештерә торган юл ошбу юл гына. Бәндә бәхетне шушы юлда гына таба ала. Үзенең Раббысына, хакыйкый хуҗасына, кәфил-әмине булган Мәүләсенә тәмам тапшырылуда, аны тәмам тыңлауда гына табып була. Аллаһның Ислам өчен булган биш нигезе: тәүхид, намаз, рузә, зәкәт, хаҗ) бәндә өчен иң мөкаддәс вазыйфа.
Рузә бу елларда бик озын көннәргә туры килә, Аллаһ шундый озын көннәрдә мәшәкатле вакытлардагы рузә белән бәндәсен сыный вә аннан итагәт һәм буйсыну көтә, үзе биргән көч-кувәтне үзенең ризасы юлына сарыф итүне тели, бәндәнең шул авыр көннәрдә сабырлыгына, итагәт вә яхшы буйсынуына каршы чиксез әҗер вә саваплар ялгыз үзе генә белә торган серле әҗерләр әзерли.
Көннәрнең озынлыгы һәм кызулыгы, эшләрнең күплеге һәм авырлыгы — руза боерыгын җилгә очыртырлык, һәр бәндә өчен яхшылык теләүче Аллаһның боерыгын игътибарсыз калдырырлык гозерләр түгелдер. Бәндәдә иман булса, һәркайсы авырлыкны күтәрә, бәлки аннан ләззәт ала, үзендә иман әсәрен күреп куана. Иманлы авыл хатыны һәм ире дә кызу һәм озын көннәрдә руза тотарак иген эшен башкара, чиксез авырлык килердәй булса, сәхәрдән көн кызганчы эшләп, кызуда ял итә, дөнья эше бар дип дини эшне бозмый, диннең бер олугъ рөкененә хыянәт итми. Шуны сакларлык тырышлык, чыдамлык һәм омтылу юкмы?
Синең руза сәбәпле башың авыртсын, хәлең азайсын,яки һушың китсен — бу хәлләр Кем өчен булган, Кемнең ризасы юлында булган? Шуны уйла да, куан. Бу хәлеңә шөкер ит. Аллаһ ризалыгы, боерыгын һәм шәригатен җиренә китерү юлында башың авырган, һушың киткән.
Чын иманлы бәндәләр Аллаһ ризасы өчен каннарын агызганнар, җаннарын биргәннәр, мал һәм мөлкәтләрен корбан иткәннәр. Син исә аз-маз авырлыкны сылтау итеп, шәригатьнең рөкенен, Аллаһның боерыгын җимермәк буласың, нәфесең рәхәте, шайтан хезмәте һәм хөрмәте өчен төрле вәсвәсләрне игътибарга аласың, шөбһәсез ачык булган бер хөкемне караңгы шөбһәләргә кертеп, бичара мөселманнарга шикләндерү саласың.
Гайрәт кирәк, ышанган динеңне саклау кирәк, ышанган Раббың һәм Мәгбүдең боерыгын сакларга һәм саклатырга иҗтиһад кирәк!”
Әд-дин үә әдәб, 1916 ел, 11-нче сан, 294-295-нче битләр